Татарстан автоюлларын кышкы чорда карап тоту өчен бозлавыкка каршы материалларның 52 базасы әзерләнгән

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2019 елда Татарстанда Юл эшләре программасын үтәү йомгакларына һәм юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлегенә багышланган брифинг булып узды.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сүзләренә караганда, 18 октябрьдән федераль һәм төбәк юлларын карап тотуга җәлеп ителгән подрядчы оешмаларда тәүлек буе кизү тору сменалары оештырылган.

Юл оешмалары карамагында 1143 берәмлек махсуслаштырылган техника, шул исәптән 392 катнаш юл машинасы (КЮМ), 142 автогрейдер, 112 ротор һәм 497 башка техника (экскаваторлар, бульдозерлар, тракторлар) бар. Кар чистарту техникасы ГЛОНАСС системасына тоташтырылган һәм кышкы шартларда эшләргә әзер.

Агымдагы елда подрядчы оешмалар искергән техниканы модернизацияләү һәм алыштыру эшләрен дәвам иттеләр. 17 КЮМ, 8 автогрейдер, асылмалы 10 трактор, 10 төягеч һәм 6 бульдозер сатып алынды.

Кышкы чорда юлларны карап тоту өчен 52 бозлавыкка каршы материаллар базасы, 67 җылы тукталыш һәм 59 эшчеләр һәм машина йөртүчеләр өчен кизү тору һәм ял итү урыны әзерләнгән. Бозлавыкка каршы материаллар тулысынча әзерләнгән: 395 мең тонна ком-тоз катнашмасы (тоз микъдарының 20% ы), 79 мең тонна техник тоз.

Шулай ук Чукин А. кышкы чорда Куйбышев һәм Горький тимер юлларында тотрыклы эшне тәэмин итү өчен даими эшче төркемнәр төзелүен хәбәр итте. Кышкы чорда структур хуҗалыклар һәм кадрлар әзерләү буенча оештыру-техник чаралар эшләнгән һәм расланган. Төп тимер юл станцияләрендә электр энергиясе бирүне авария хәлендә туктатканда генераторлы станцияләр ярдәмендә автоном туклану каралган, ул тимер юл транспортының өзлексез эшен һәм хәрәкәт иминлеген тәэмин итә.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлек буе оператив хезмәт эшли, тел. 291-91-91, ул шул исәптән Татарстан транспорт комплексының торышы буенча мәгълүмат кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International