Казан юлларның сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм уңайлылыгы буенча ГХФ рейтингы лидерлары арасында

2019 елның 6 ноябре, чәршәмбе

«Гомумроссия халык фронты» (ГХФ) проекты экспертлары 2019 елда үткәрелгән рейдларның нәтиҗәләре буенча Россия шәһәрләре юлларының сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм уңайлылыгы буенча рейтинг төзегән. Бу хакта 5 ноябрьдә ГХФ хәбәр итте.

Юл сыйфаты буенча беренче биш позицияне Төмән, Белгород, Барнаул, Ставрополь һәм Казан алган.

Юлларда куркынычсызлык дәрәҗәсе буенча Белгород беренче урынны алган. Икенче урында - Казан, өченчедә - Пермь, дүртенче урында - Төмән, бишенче урында - Ставрополь. Куркынычсызлыкны бәяләгәндә игътибар юл тамгасы булуына, шулай ук аның сыйфатына, җәяүлеләр кичү юлларын һәм юл чатларын төзекләндерүгә, яктыртуга бирелде, диелә.

Моннан тыш, җәмәгатьчелек шәһәр тирәлегенең үтемлелеген бәяләде. Бу критерий буенча лидерлар бишлеге түбәндәгечә: Белгород, Пермь, Төмән, Казан, Екатеринбург.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International