«Казан» халыкара аэропорты ел башыннан бирле өч миллион пассажирга хезмәт күрсәткән

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Габдулла Тукай  исемендәге «Казан» халыкара аэропорты 1 ноябрьдә ел башыннан алып хезмәт күрсәткән 3 миллион пассажир планкасын узды. Узган елда аэропорт өч миллионынчы пассажирны 11 декабрьдә каршы алган.

Традицион рәвештә туристлык һәм курорт юнәлешләренә (Анталья, Стамбул, Прага, Дубай, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Симферополь һәм башкалар) ихтыяҗ зур.

Аэропортның соңгы яңалыклары арасында Казаннан Будапештка (Венгрия) даими турыдан-туры очулар, төбәкара - кышкы Геленджик. Яңа рейсларны йөкләнүе 95-100% тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International