Түбән Камада Химиклар проспекты капиталь ремонтланды

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Түбән Каманың 6,7 км озынлыктагы Химиклар үзәк проспекты срогыннан алда капиталь ремонтланды. Проспект яңа кыяфәтен «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты ярдәмендә алды. Юл 3 метр киңлектәге 3 хәрәкәт полосасыннан тора. Монда яңа катлам ЩМА-10 асфальт-бетон катнашмасыннан җәелгән. Участокта 3 яңгыр һәм 38 карау коелары алмаштырылган, яңа яңгыр суы коесы булдырылган, тротуарлар ремонтланган.

Бөтен проспект буенча өзлексез бетонлау ысулы белән яңа монолит борт ташы җәелгән. Төзекләндерү эшләре дә тулы күләмдә башкарылган. Аерым алганда, хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен 314 юл билгесе, шул исәптән 12 светодиод «җәяүлеләр юлы» билгесе куелган, 103 метр ясалма тигезсезлек урнаштырылган. Юл тамгасы термопластиктан төшерелгән.

Эшләрнең бәясе 243 миллион 767 мең сум тәшкил иткән, шул исәптән 220 миллион 554 мең сум – федераль бюджет акчалары.

Проект оешмасы - «Институт Агртранспроект» ҖЧҖ, генераль подрядчы - «Татавтодор» АҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International