Узган шимбәдә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясендә актив катнаштылар. Алар «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУнең Столбище участогы урманчылыгының урман фонды территориясен җыештырдылар.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, акция барлык муниципаль районнарда елга ике тапкыр – язын һәм көзен уза. Быел акциянең көзге этабы 16 сентябрьдә старт алды һәм 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча, хәзерге вакытта урманнан 1 мең 150 кубометрга якын каты коммуналь калдык, коры-сары җыеп алынды, 7 чишмә төзекләндерелде.