20 нче октябрь - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

19 октябрь 2019 ел., шимбә

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һөнәри бәйрәмнәре алдыннан юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлый:

 

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

2019 ел Россия өчен халыкара әһәмияттәге мөһим вакыйга белән билгеләп үтелә - Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионаты узды. Без эшче һөнәрләр чемпионатына юл инфраструктурасын әзерләү буенча зур эш башкардык. Клиентлар төркемнәре хәрәкәте маршрутлары буенча гомуми мәйданы 798 мең квадрат метр булган 87 урам ремонтланды. Һәм монда сыйфатлы һәм үз вакытында эшләүләре өчен алдынгы юл оешмалары - «Алексеевскдорстрой», «Волгадорстрой», «Каздорстрой», «Татавтодор» җитәкчеләренә һәм белгечләренә рәхмәтемне белдерәсем килә.

Татарстан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын актив тормышка ашыра. Агымдагы елда республикада илкүләм проект буенча төбәк челтәрендә - 75, Казан агломерациясендә – 89, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә - 5әр объект ремонтланды.

Без төбәк юлларын норматив хәлгә китерүне дәвам итәбез. Хәзерге вакытта 90 км дан артык юл төзелде һәм 200 км чамасы ремонтланды.

Авыл юлларын төзү безнең өчен өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Агымдагы елда 22 торак пунктка юл салу планлаштырыла.

Республикада шәһәр һәм районнарның ишегалды территорияләрен һәм урам-юл челтәрен яңарту бара. 2019 елда гына да 826 ишегалды һәм 830 урам ремонтланды.

Хөрмәтле ветераннар, хезмәттәшләр! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Лаеклы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм, сезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования