Татарстанда 2020 елда пассажирлар йөртү өчен электрон юл кәгазен кертү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла

2019 елның 18 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Яндекс.Такси» компаниясенең пассажирлар йөртү өчен электрон юл кәгазе рәсмиләштерү буенча технологик чишелеш тәкъдир итү булды. Очрашу Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов йөкләмәсе кысаларында узды.

Электрон юл кәгазьләрен формалаштыру автомобильләрнең техник торышын тикшерү, машина йөртүчеләрне медицина тикшерүе һәм автомобильләрне электрон рәвештә рейска чыгару нәтиҗәләрен электрон санлы имзалар ярдәмендә теркәү өчен бердәм реестрдан һәм программалы тәэмин ителештән гыйбарәт. Моны реаль вакыт режимында тикшерергә мөмкин.

Таксопарклар һәм транспорт предприятиеләре өчен электрон юл кәгазьләрен кертү процесста катнашучыларның күбесенә – компанияләрдән алып дәүләт автоинспекциясенә кадәр ярдәм итәчәк. Алар ОСАГО полислары һәм машина йөртү таныклыгы мәгълүматлары базасы мисалында мәгълүматлар базасында саклана алачак. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм контроль системасы булдырылачак. Таксопарклар һәм транспорт предприятиеләре өчен битләрне рәсмиләштерү, техник торышны контрольдә тоту нәтиҗәләрен исәпкә алу һәм тикшерүләрне үткәрү факты цифрлы формага күчәчәк.

ЭПЛ системасы ярдәмендә дәүләт юл кәгазьләрен ялганлаудан яклау һәм юл йөрүне контрольдә тоту системасын, ә таксопаркларны һәм транспорт предприятиеләрен оештыру чыгымнарын һәм табиблар һәм механиклар штатын тотуга киткән чыгымнарны 3-4 тапкыр киметергә мөмкин. Таксистлар өчен, аерым алганда, бу рейска чыгуның уңайлы һәм гади схемасы, эш вакытын атнасына 2-3 сәгатькә экономияләү, уртача сәгатьлек хезмәт хакын арттыру.

Очрашу нәтиҗәләре буенча ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2020 елда сынау проектын гамәлгә ашыру һәм электрон юл кәгазен тестлау өчен ташучы компанияләрне билгеләү буенча уртак эшче төркем оештыру турында килешүгә ирешелде.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 29 мартында Яндекс.Такси гендиректоры, хәзер Яндексның идарәче директоры Тигран Худавердян Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашуда такси өчен ЭПЛ кертергә тәкъдим итте. РФ Хөкүмәте башлыгы Министрлар Кабинетына бу тәкъдимне эшләп бетерергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International