Татарстанның Әлки районында Ата елгасы аша яңа күпер төзелде

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Яңа күпер Түбән Әлки авылының ике өлешен тоташтырган. Аның урынында элек җәяүлеләр юлы булган һәм халыкка биш чакрым эйләнеч юлдан  йөрергә туры килгән. Күпер авыл халкы үтенече буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча сроктан алда төзелгән. Бу өч торыклы күпер. Торык корылмалары һәм терәкләр тимер-бетоннан ясалган. Юл катламы коеп ясалган асфальт-бетоннан эшләнгән, бу машиналар йөрү өлешенең гидроизоляциясен өстәмә көчәйтә. Озынлыгы - 47,2 м, киңлеге - 8 м, машиналар йөрү өлешенең киңлеге - 4,5 м. Биредә 53 метр рәшәткәле койма һәм 98 метр барьер тимер койма урнаштырылган. Күпернең бер ягыннан 2 м киңлектәге тротуар җиһазландырылган.

          Төзү-монтаж эшләре 2019 елга юл эшләре программасы кысаларында Татарстан Республикасы акчалары хисабына башкарылган. Күперчеләр сүзләренә караганда, төзелештә күпернең су үткәрүчәнлеген, сыгылучанлыгын һәм бетон ныклыгын арттыру өчен полимер фибра, күпернең тимер-бетон конструкцияләрен коррозиядән икенчел яклау өчен югары эластик ике компонентлы состав кулланылган. Шулай ук бетонны дымнан саклый торган, тискәре температура булганда эластикка ия,  югары җылылык чыдамлыгы булган «Рабберфлекс» гидроизоляцион катламы кебек заманча материал кулланылган. Биредә Ирвелен-М сорбенты белән тутырылган локаль чистарту корылмалары төзелгән. Җир өсте юынты суларны чистартуның югары дәрәҗәсе сорбенттан күп тапкырлар файдалану хисабына, аның үзлекләрен һәм характеристикаларын югалтмыйча, минималь чыгымнар белән ирешелә.

          Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин сөйләвенчә, иске агачтан ясалган җәяүлеләр күперенә инде 40 ел һәм ул авария хәлендә булган. Һава торышы шартлары начар булганда аның аркылы йөрү бик куркыныч булган. Мәктәпкә, мәчеткә, кибеткә барыр өчен машиналарга әйләнеп йөрергә туры килгән. Һәм менә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән җирле эшмәкәрләр бертуган Шәйхетдиновлар ярдәмендә ел ярымнан соң авылда шундый матур күпер барлыкка килгән. Бигрәк тә күпердән куркынычсызлык белән мәктәпкә йөри алуларына балалар сөенгән.

          2019 елда Татарстанда юл эшләре программасы хисабына 2 юлүткәргеч һәм 11 күпер төзелгән һәм реконструкцияләнгән, 6 күпер һәм 1 юлүткәргеч ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International