Танышыгыз: «Мостовик» ҖЧҖнең юл мастеры Алексей Михайлович Пашагин. «Мостовик» ҖЧҖндә Алексей Михайлович 14 елга якын эшли. Аның җитәкчелегендә ел саен Татарстан юлларында 30 км дан артык киртә коймалар куела. Шулай ук 1500 км дан артык юл тамгасы ясала. Аның хезмәт нәтиҗәләрен, аерым алганда, М-7 «Идел», Казан-Оренбург автомобиль юлларында, «Казан» халыкара аэропорты территориясендә, ТАНЕКО, Таиф-НК нефть эшкәртү комплексларында күрергә мөмкин. Казанда – Ершов, Фучик, Татарстан, Тукай, Павлюхин, Оренбург тракты, Петербург һәм башка урамнарда.
А.Пашагин - квалификацияле һәм нәтиҗәле белгеч. Коллективта хезмәт сөючәнлеге һәм җаваплылыгы, эшен уңышлы һәм вакытында үтәве өчен хөрмәт итәләр.
Хөрмәтле Алексей Михайлович! Лаеклы хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телибез!