14 октябрьдән Татарстанда кайбер шәһәр яны поездларының җәдвәлләре вакытлыча үзгәрәчәк

10 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Янаул-Карман (Башкортстан Республикасының Янавыл районы) һәм Кленов-Бисерт заводы (Свердловск өлкәсенең Түбән Серга районы) арасында 14 октябрьдән ремонт-юл эшләре планлаштырылган. Шуңа бәйле рәвештә кайбер шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк.

14 октябрьдән Шәмәрдән-Казан, Арча-Казан, Казан-Кукмара һәм Краснозаринск-Коркачык шәһәр яны поездлары үзгәртелгән җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк. Үзгәрешләр поездларның хәрәкәт юнәлешендә күпчелек тукталыш пунктларына кагылачак. Гамәлдәге җәдвәл белән аерма биш минуттан алып бер сәгатькә кадәр тәшкил итәчәк.

«Содружество» шәһәр яны компаниясе юл эшләренә аңлау белән карауны һәм шәһәр яны поездлары җәдвәлендәге үзгәрешләр белән танышуны сорый.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясендә 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования