9-17 октябрьдә Буа-Свияжск, Паратск-Казан һәм Свияжск-Казан шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк

9 октябрь 2019 ел., чәршәмбе

9-17 октябрьдә Свияжск-Ходяшево аралыгын ремонтлау планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә өч шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк.

6372 нче Буа-Свияжск поезды Буа станциясеннән 04.50 сәгатьтә кузгалачак (15 минутка соңрак). Алга таба үзгәрешләр хәрәкәт барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Свияжск станциясенә 07.14 килә (19 минутка соңрак).

6324 нче Паратск-Казан поезды Паратск станциясеннән 07.50 кузгалачак (16 минутка соңрак). Алга таба үзгәрешләр хәрәкәт барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә 09.04 килә (17 минутка соңрак).

6362 нче Свияжск-Казан поезды Свияжск станциясеннән 07.23 кузгалачак (17 минутка соңрак). Алга таба үзгәрешләр хәрәкәт барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә 08.56 килә (26 минутка соңрак).

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясендә 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования