Мактау тактасы: «Мостовик» ҖЧҖнең кран йөртүчесе Федор Леонтьев

7 октябрь 2019 ел., дүшәмбе

Октябрь профессиональ бәйрәмнәргә бай. Без 20 октябрьдә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен, 27 октябрьдә Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Бәйрәмнәр алдыннан Татарстанның транспорт комплексы үсешенә зур өлеш керткән алдынгыларыбыз һәм ветераннарыбыз турында сөйләячәкбез.

 

Шулай итеп, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау тактасы.

 

Танышыгыз: Леонтьев Федор Михайлович. Юл тармагында 40 елга якын хезмәт итә. «Мостовик» ҖЧҖенә ул 2009 елда килгән һәм бүгенге көндә кран шоферы булып эшли. Федор Михайлович хезмәттәшләре белән бергә Алексеевск муниципаль районының Олы Тигәнәле авылындагы Тигәнәле елгасы аша күперне, Вожа авылы янындагы Сушка елгасы аша күперне һәм Спас районындагы Бизнә елгасы аша күперне ремонтлаган. Шулай ук аның катнашында Алексеевск районындагы Актай елгасы аша күпер һәм башка объектлар реконструкцияләнгән.

Федор Леонтьевны коллективында һөнәри осталыклары һәм көтелмәгән хәлләрдә дөрес карар кабул итә белүе өчен хөрмәт итәләр. Ул һәрвакыт куелган бурычларны сыйфатлы һәм билгеләнгән вакытка үти. Хезмәтләре өчен күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Хөрмәтле Федор Михайлович! Лаеклы хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования