Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 4 октябре, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 146 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5545 кеше килгән, 5258 пассажир киткән.

4 нче октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез.  Иртән һәм кичен аерым районнарда томан. Көньяктан талгын җил, урыны белән секундына 17 метрга кадәр. Температура 15-20 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International