Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Алексеевск - Югары Колок автомобиль юлы участогы ремонтланды

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Әлки муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Алексеевск-Югары Колок автомобиль юлының 1,4 км озынлыкта 68,4 км дан 69,8 км ка кадәр участогы төзекләндерелде.

Бу региональ әһәмияттәге гомуми кулланылыштагы автомобиль юлы таяныч челтәр булып тора һәм Татарстанны Ульяновск өлкәсе белән бәйли.  Ул 3 техник категория нормативы буенча проектланган, ремонт барышында яңа асфальт-бетон катламы җәелгән, һәр яктан берәр метр юл кырыйлары ныгытылган. Эшләрне финанслау күләме 9 миллион 949 мең сум тәшкил итә.

Эшләрнең генераль подрядчысы - «Алексеевскдорстрой» ААҖ.

Шуны да өстәргә кирәк, агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда гомуми озынлыгы 108,3 км булган төбәк юлларының барлык 75 объекты тулы күләмдә ремонтланган. Төбәк челтәрен ремонтлауны финанслауның гомуми суммасы 1,194 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан 597 млн.сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International