Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Ярослав Гашек урамының бер өлеше ремонтланды

30 сентябрь 2019 ел., дүшәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 331 метр озынлыкта Ярослав Гашек урамы ремонтланды.

4 027 кв. м мәйданда ЩМА-20 катнашмасыннан асфальт-бетон катламы җәелгән, 1 973 кв. м мәйданда тротуарлар яңартылган. Төзекләндерелгән участокта 4 юл билгесе куелган, юл борты һәм тротуар ташлары алмаштырылган, бакчалар төзекләндерелгән.

Эшләрнең генераль подрядчысы - «Волгадорстрой» ҖЧҖ.

Ярослав Гашек урамы Казанның Яңа Савин районында урнашкан һәм өч урам - Апас, Гагарин, Голубятников урамнары белән кисешә. Биредә тәрбия һәм укыту татар телендә алып барыла торган 302 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы, Россия милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, 94 нче номерлы почта бүлеге урнашкан.

Урам танылган чех язучысы-сатирик һәм публицист Ярослав Гашек (1883-1923) истәлегенә үз исемен ала.

Исегезгә төшерәбез, Казан агломерациясендә илкүләм проект кысаларында гомуми озынлыгы 47,3 км булган 86 объект ремонтланачак. Ремонт 78% ка башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования