Трамвай йөртүчеләре арасында XVII Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Казан трамвай йөртүчеләре арасында XVII Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсын кабул итә.

Казанга бөтен илдән иң яхшы ике дистәдән артык трамвай йөртүче киләчәк - Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы, Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты (ОАО «НИИАТ»), Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Шәһәр электр транспорты» эш бирүчеләрнең гомумроссия тармак берләшмәсе һәм «Метроэлектротранс» МУП (Казан) оештырган «Иң яхшы трамвай йөртүче» Бөтенроссия конкурсында 500 000 сум приз фонды өчен.

«Иң яхшы трамвай йөртүче» конкурсының максаты - йөртүчеләрнең һөнәри әзерлеге дәрәҗәсен күтәрү, уңай психологик климат булдыру, Россия Федерациясе субъектларын «2013-2020 елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру» федераль максатчан программасының «Юл хәрәкәтендә катнашучыларның хокукый аңын күтәрү һәм куркыныч тәртибен кисәтү» юнәлешендә каралган чараларга җәлеп итү өчен мәгълүмати һәм методик ярдәм күрсәтү.

Конкурста Россиянең төрле почмакларыннан: Волгоград, Барнаул, Евпатория, Екатеринбург, Түбән Новгород, Ярославль, Санкт-Петербург, Новосибирск, Уфа, Тула, Иске Оскол, Казан, Коломна, Красноярск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Новокузнецк, Әчинә, Златоуст, Ижевск һәм башка шәһәрләрдән транспорт оешмалары вәкилләре катнаша.

Ярышлар WorldSkills стандартлары элементларын кертү белән уза, әмма катнашучылар яше буенча чикләүсез.

Катнашучыларга махсус трасса һәм билгеле бер шартлар белән трамвай йөртү, линиягә чыгу алдыннан трамвай кабул итү, шулай ук трамвай җайланмасын, техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен тикшерү буенча берничә сынау узарга туры киләчәк.

Конкурс тарихында беренче тапкыр ярышлар программасына «Уңайлы йөрү» модуле кертелде, ул зачет трассасы буенча максималь сакчыл (тигез һәм куркынычсыз) хәрәкәтне үз эченә ала: старт алдыннан трамвай салоны үзәгенә су белән ачык контейнер урнаштыралар, йөртүченең бурычы - барлык күнегүләрне бер-бер артлы үтәп, контейнерны старттан финишка кадәр су югалтуларсыз китереп җиткерү.

Ярышлар өчен конкурсантларга түбәндәге трамвайлар күчмә составы тәкъдим ителәчәк: Спектр 71-407, АКСМ 62103, КТМ-623.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International