Ел башыннан алып Горький тимер юлы чикләрендә тимер юл аркылы чыгу урыннарында юл-транспорт һәлакәтләре саны өчтән бер өлешкә кимегән

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Агымдагы елның җиде аенда Горький тимер юлы чикләрендә тимер юл аркылы чыгу урыннарында автомобильләр белән бәрелешүләр саны, 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 16дан 10га кадәр кимегән. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны 10нан 5кә кадәр кимегән.

Автотранспорт йөртүчеләр ешрак тыючы сигналларга игътибар итмәү, төшүче шлагбаумны урап узу, тимер юл кичүенә якынлашканда «Тукта» билгесе таләпләрен үтәмәү кебек юл кагыйдәләрен бозалар. Тимерьюлчылар юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен комплекслы программа тормышка ашыралар. Бу - тимер юл кичүләрен ремонтлау, аларны өстәмә куркынычсызлык системалары белән җиһазлау һәм модернизацияләү, мәгълүмати-аңлату эшләре алып бару.

2019 елда тимер юл һәм автомобиль юллары кисешкән урыннарда хәрәкәт иминлеген арттыру өчен Горький тимер юлы территориясендә 149 тимер юл аркылы чыгу урынын ремонтлау планлаштырыла. Ремонтка 116 млн сумнан артык акча тотылачак.

Горький тимер юлы машина йөртүчеләрне тимер юл аша чыкканда Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм катлаулы һава шартларында, шулай ук төнге вакытта аеруча уяу булырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International