Горький тимер юлында ике катлы поездларда пассажирлар йөртү гыйнвар-июль айларында 21% ка арткан

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Гыйнвар-июль айларында Горький тимер юлы станцияләреннән 24/23 нче Казан-Мәскәү һәм 25/26 нчы Ижевск-Мәскәү поездлары белән 282 меңнән артык пассажир киткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20,6% ка күбрәк.

2019 елның җиде аенда юл полигонында ерак араларга йөрүче ике катлы поездларда пассажирлар йөртү өлеше гомуми күләмнән 5,6% тәшкил иткән, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,7% ка күбрәк.

Пассажирлар йөртүнең артуы ике катлы вагоннардан формалашкан поездларның маршрут челтәре киңәю белән бәйле. 25/26 нчы Ижевск-Мәскәү поезды беренче рейска 2018 елның 9 декабрендә юл тотты.

Ике катлы поездларның маршрут челтәре даими рәвештә киңәя. Хәзерге вакытта 9 маршрут буенча 12 пар йөри: Мәскәүдән Санкт-Петербургка, Адлерга, Казан, Воронеж, Самара, Кисловодск һәм Ижауга, шулай ук Санкт-Петербургтан Адлерга һәм Ростов-на-Дону шәһәреннән Адлерга.

Ике катлы хәрәкәттәге состав бер рейста гадәти бер катлыга караганда 2 тапкыр күбрәк пассажир йөртергә мөмкинлек бирә. Мондый поездларның җәлеп итүчәнлеген арттыруга тарифлар һәм акцияләр ярдәм итә.

Вагоннар пассажирлар уңайлылыгы һәм куркынычсызлыгы өчен микроклиматны саклап калуның заманча системалары, экологик чиста бәдрәф комплекслары, куркынычсызлык контроле системалары һәм мультимедиа системалары белән җиһазландырыла. Һәр ике катлы поезд физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International