Буа районында AMMANN Швейцария фирмасының заманча асфальт-катнашма җайланмасы файдалануга тапшырылды

24 август 2019 ел., шимбә

Бүген «Татавтодор» АҖнең Буа филиалында «AMMANN UNIVERSAL-240» заманча асфальт-катнашма җайланмасын ачу тантанасы булды. Җайланма асфальт-бетон заводының технологик нигезе булып тора. Татавтодорның бу танылган AMMANN Швейцария фирмасы тугызынчы җайланмасы. Алар Шәһәр Яны, Апас, Арча, Мамадыш, Аксубай, Минзәлә, Түбән Кама һәм Саба филиалларында уңышлы гына эшләп киләләр.

Яңа җайланманы ачу тантанасында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров, «Татавтодор» АҖ генераль директоры урынбасары Илдус Фәсхетдинов һәм «Амманн Групп» АҖ холдингы президенты Ханс-Кристиан Шнайдер катнашты.

«AMMANN UNIVERSAL-240» җайланмасы сәгатенә югары сыйфатлы 240 тонна асфальт-бетон катнашмасы җитештерә, бу алдагы буындагы асфальт-бетон заводлары күрсәткечләреннән берничә тапкыр артык. Асфальт-бетонны 2 кат җәю шартларында елына 150 чакрымнан артык юлны каплау өчен катнашма ясау өчен аның егәрлеге җитәчәк. Шулай ук «AMMANN UNIVERSAL-240» кайнар һәм салкын катнашмаларның, шул исәптән автотранспортның интенсив хәрәкәте булган трассаларда кулланыла торган вак таштан асфальт-бетон катнашмасы чыгара ала.

«Амманн Групп» АҖ холдингы Президенты Ханс-Кристиан Шнайдер сүзләренә караганда, бу дөньяда иң заманча һәм югары сыйфатлы асфальт катнаштыру җайланмаларының берсе. Холдинг аны бөтен илләрдә ача  - дөньяда барлыгы 5 меңгә якын. Чыгарыла торган катнашманың югары сыйфатына лаборатория шартларында сайлап алынган асфальтның рецептка төгәл туры килүе һәм Урал ятмаларыннан китерелә торган вак ташның тагын да ныклырак маркаларын куллану хисабына ирешелә.

Шнайдер әфәнде ассызыклаганча, фирма белгечләрне укытуга аерым игътибар бирә. «Амманн Групп» укучыларының берсе бу көннәрдә "электромеханик" белгечлеге буенча Ворлдскиллс ярышларында катнашуын горурланып хәбәр итте.

AMMANN фирмасының асфальт-катнашма җайланмасы компьютер белән идарә итү системасы белән тәэмин ителгән. Оператор төрле агрегатларның, технологик процессның барлык этапларының эшен реаль вакыт режимында контрольдә тота. Һәм кирәкле тыкшынуны вакытында башкарырга мөмкин - барлык статуслы үзгәрешләр берничә миллисекунд дәвамында мониторга чыгарыла.

Шнайдер әфәнде шулай ук билгеләп үткәнчә, AFA тузан тотып тору агрегаты атмосферага зарарлы тузан чыгаруны нульгә кадәр киметә.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин үз чыгышында Татавтодор коллективын шундый югары җитештерүчәнлекле асфальт катнаштыру җайланмасы сатып алу белән котлады. Татарстанда хәзер шундый 16 җайланма эшли. «Без бик җитди бурычлар бусагасында», - диде Ленар Сафин. Аерым алганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча өч ел эчендә республиканың торак пунктларындагы барлык ишегалларын да норматив хәлгә китерергә кирәк. «Бу бик күләмле эш. Һәм яңа җайланма аны үтәргә ярдәм итәчәк», - дип өстәде министр.

Ачылышның рәсми өлешеннән соң, әзер продукцияне төяп җибәрү җайланмасын эшләтеп җибәрү булды.

Төзелеш өчен мәйданчыкны әзерләү һәм фундамент салу 2018 елның көзендә башланды. Җайланманы монтажлауга июнь аенда керештеләр. Уңышлы җитештерү сынауларыннан соң «Татавтодор» АҖнең Буа филиалында AMMANN UNIVERSAL-240 җайланмасы тулы куәтенә эшләргә әзер инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования