Татарстанның проект командасы эшчәнлеге «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда уңай бәя алды

23 август 2019 ел., җомга

Татарстанның проект командасы эшчәнлеге «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында юл программаларын үтәүгә уңай бәя алды. Бу хакта Россия Федерациясе транспорт министрының беренче урынбасары Иннокентий Алафинов илкүләм проектны гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре буенча бөтенроссия киңәшмәсендә хәбәр итте. Чара барлык региональ проект командалары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Мәсьәләләр буенча фикер алышуда Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Костюченко, Россия Транспорт министрлыгының Юл хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Григорий Волков, Росавтодор, «РосдорНИИ» ФАУ, «Центрдорразвития» ФКУ, «Дороги России» ФКУ, «РАДОР» ассоциациясенең Төбәк үсеше һәм милли проектны тормышка ашыру идарәсе вәкилләре катнашты.

РФ субъектларында илкүләм проект кысаларында юл программаларын үтәүнең актив чоры. Гомумән алганда, 123 млн кв.м мәйданда өслек җәелгән — бу барлык эшләрнең 43,5% ы. Татарстанда илкүләм проект буенча 2019 елда төбәк челтәрендә – 75, Казан агломерациясендә – 89, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә 5 объект ремонтланачак. Финанслауның гомуми суммасы 5,384 млрд. сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта республикада ремонт 71% башкарылган.

«Төзелеш сезоны ахырына якынлаша, төньяк һәм ерак көнчыгыш субъектларында хаталарны төзәтү өчен вакыт бик аз кала. Уңайлырак климат зоналарында урнашкан төбәкләрдән килгән коллегаларга да йомшарырга ярамый», - дип билгеләде Иннокентий Алафинов.

Ул шулай ук төбәк проект офисларының җирле халык мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү мөһимлегенә басым ясады — проект кешеләр өчен булдырылган һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Илкүләм проект кысаларында капиталь чаралар үткәрү буенча төбәкләрнең эше киңәшмәдә аерым бәя алды. Моның өчен 15 субъект өстәмә финанслау алды. Шул исәптән Татарстанга 800 метр озынлыктагы Зур Казан боҗрасының 1 этабын төзүгә (Мидхәт Булатов урамыннан Борисковскаяга кадәр) 350 миллион сум бүлеп бирелде. Объектта төзелеш башланды инде. Хәзер җир эшләре бара, инженерлык коммуникацияләре күчерелә һәм урап узу юллары төзекләндерелә.

Артта калган төбәкләргә әлеге объектлар буенча контрактлар төзү процессын активлаштырырга һәм акчаларны тулы күләмдә үзләштерү буенча алынган йөкләмәләрнең үтәлешен раслау йөкләнде, югыйсә, финанслауны башка территорияләргә бүләргә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования