Бөгелмә муниципаль районында 27 августтан «Бөгелмә-Татар Димскәсе»-Наратлы автомобиль юлы, 4,9 км участогында су үткәргеч торбаның авария хәлендә булуы сәбәпле, транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Ремонт тәмамланганчы машина йөртүчеләргә М-5 «Урал» һәм «Казан-Оренбург»-Ключевка автомобиль юллары тәкъдим ителә. Урап узу хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрнең юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.