Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 23 августы, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 153 автобус чыккан.

Казан аэропортыннан 119 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6215 кеше килгән, 5152 пассажир киткән.

23 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә, тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында 18 метрга кадәр. Температура: 22-27 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International