Түбән Камада Химиклар проспектының ремонтланган участогында 314 юл билгесе урнаштырылачак

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Түбән Камада гомуми озынлыгы 6,7 км булган Химиклар проспекты капиталь ремонтланды. Проспект «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты ярдәмендә яңа кыяфәткә ия булды.

«Главтатдортранс» ДКУ заказчысы вәкиле Руслан Фәрдиев сүзләренчә, объектта төзү-монтаж эшләре графиктан бер айга алдан тәмамланган.  Монда ЩМА-10 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән. Участокта яңгыр сулары өчен 3 чокыр һәм 38 карау коелары алыштырылган, тротуарлар ремонтланган. Проспект буенча өзлексез бетонлау ысулы белән яңа монолит борт ташы җәелгән. Төзекләндерү эшләре бар эле. Аерым алганда, хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен 314 юл билгесе урнаштырылачак, шул исәптән 12 «җәяүлеләр кичү юллары» билгесе, 103 погонлы метр ясалма тигезсезлекләр булдырылачак. 

Капиталь ремонтка 245 миллион 60 мең сум бүлеп бирелгән, федераль бюджеттан - 220 миллион 554 мең сум. Генераль подрядчы - «Татавтодор» АҖ, проект оешмасы - «Агротранспроект институты» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International