Горький тимер юлының тимер юл транспорты объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары көчәйтелде

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Казанда Һөнәри осталык буенча «WorldSkills» стандартлары буенча дөнья чемпионатын уздыру кысаларында тимер юл транспорты объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары көчәйтелгән.

Горький тимер юлы тимер юл транспорты эшчәнлегенә теләсә нинди кеше катнашуы законсыз, ул закон буенча эзәрлекләнә һәм үзе артыннан җинаять һәм административ җаваплылыкка тартыла, дип искәртә.

Тимер юл транспорты инфраструктурасы объектларына һәм тимер юлның хәрәкәт составына зыян китерү, тимер юлларга чит предметлар салу, предметларны хәрәкәт итүче составка ташлау катгый тыела. Шулай ук тимер юл транспорты объектларында әзерләнә торган террор актлары турында ялган хәбәрләр җибәрергә ярамый.

Тимер юл транспорты объектларында хокукка каршы гамәлләр кылган өчен Россия Федерациясе Җинаять кодексы тарафыннан «Урлау» 158 ст., «Террорчылык акты турында белә торып ялган хәбәр итү» 207 ст., «Хулиганлык» 213 ст., «Вандаллык» 214 ст., «Транспорт чараларын яки хәбәр юлларын яраксызга китерү» 267 ст. буенча җаваплылык каралган.

Шулай ук административ җаваплылык гомуми файдаланудагы транспорт чараларында, йөк вагоннарына яки транспортта йөкләр ташу һәм саклау өчен билгеләнгән башка җиһазларга зыян китергән өчен каралган.

Тимер юл транспорты объектларында чит яки онытылган әйберләр табылганда, шикле затлар күргән очракта тимер юл транспорты хезмәткәрләренә яки хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International