Чистай районының Иске Иванай авылында авария хәлендәге күпер урынына яңасы төзелә

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

          Татарстанның Чистай районы Иске Иванай авылында Зур Бахта елгасы аша яңа күпер төзелә.

          Иске күпер 1908 елда төзелгән һәм авылның ике өлешен тоташтыра. Бер якта кибет һәм фельдшер-акушерлык пункты, икенче якта зират һәм чиркәү урнашкан. Авария аркасында күпер буйлап хәрәкәт күптән ябылган, әмма халык аның буенча йөри, кышын - тездән кардан. Яңа күперне авыл халкы үтенече буенча төзи башладылар һәм вакытыннан алда сентябрь аенда тәмамлау планлаштырыла. Аның озынлыгы – 53,2 м, киңлеге - 7,2 м. Биредә 53 погонлы метр рәшәткәле койма һәм 142 метр металлдан барьер койма урнаштырылачак. Күпернең бер ягыннан 1,5 м киңлектәге тротуар каралган.

          «Мостовик» ҖЧҖ баш инженеры Владимир Пермяков сөйләвенчә, төзелештә тискәре температурада сыгылмалыкка ия булган, җылылыкка чыдам, ком сибү хисабына асфальт-бетон өслек белән ышанычлы тоташтыруны тәэмин итүче «Рабберфлекс» гидроизоляцион катламы кебек заманча материал кулланылачак. Шулай ук күпер катламының гидроизоляциясен яхшырту өчен коеп ясалган асфальт-бетон, конструкцияләрнең ныклыгын арттыру өчен фибробетон, «BASF» компаниясенең Masterseal 588 югары сыгылмалыкка ия ике компонентлы составы белән күпернең тимер-бетон конструкцияләрен күгәрүдән икенчел саклау, Ирвелен-М сорбенты белән тутырып локаль чистарту корылмалары кулланылачак.

          Хәзерге вакытта электр яктырту коммуникацияләре үзгәртелгән, яр буйлары һәм арадаш терәкләр, ике яр буе терәгенең терәк стеналары урнаштырылган, икенче пролетта пролетлы корылма монтажланган. Яр буе терәкләрендә шкаф стеналары һәм открылкалар урнаштыру эшләре алып барыла.

          Төзелеш 2019 елга юл эшләре программасы кысаларында Татарстан Республикасы акчалары хисабына башкарыла. Заказчысы - «Главтатадортранс» ДКУ, проектлаштыручы - «Спецдорпроект» ҖЧҖ һәм подрядчы - «Мостовик» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International