Бөгелмә районында Солдат Писмән-Иске Сумароково автомобиль юлы участогы транспорт хәрәкәте өчен 1 декабрьгә кадәр ябыла

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Бөгелмә муниципаль районында 15 августтан 30 ноябрьгә кадәр Солдат Писмән-Иске Сумароково автомобиль юлының 0 км дан 3,4 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә ремонт планлаштырылган.

Урап узу өчен автомобиль йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге Бөгелмә-Аэропорт автомобиль юлы тәкъдим ителә. Урап узу хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрнең юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International