Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проект буенча Монтаж урамы тулысынча ремонтланган

12 август 2019 ел., дүшәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 363 метр озынлыктагы Монтаж урамы тулысынча ремонтланган.

Эшләрнең генераль подрядчысы - «Волгадорстрой» ҖЧҖ. 1900 кв.м мәйданда асфальтның яңа катламы җәелгән, тротуарлар яңартылган, юл һәм тротуарларның борт ташлары алмаштырылган. Ремонт барышында шулай ук 531 кв.м мәйданлы яшел зона җиһазландырылган, 28 яңа юл билгесе һәм карау коесы люгы урнаштырылган, юл тамгалары төшерелгән.

Монтаж урамы Казанның Яңа Савин районында урнашкан һәм Апас, Гагарин, Голубятников урамнары белән кисешә. Янәшәдә генә 25 нче гомуми белем бирү мәктәбе урнашкан.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елга Татарстанда илкүләм проектны финанслауның гомуми суммасы 5,384 млрд. сум тәшкил итә. Шулардан Казан агломерациясенә 2,35 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 1,35 млрд. сум – федераль бюджеттан.

 

Фотода: Монтажная урамын ремонтлау барышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования