Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 167 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 49 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 114 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 37 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 7037 кеше килгән, 6912 пассажир киткән.

5 нче августта республикада аязучан болытлы һава көтелә. Яңгыр, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшен. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-14 метр, урыны белән 18-23 метр тизлектә. Температура: 11-16 градус, көнчыгышта 20 градуска кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International