Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 150 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 44 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 110 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6872 кеше килгән, 6543 пассажир киткән.

24 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан көнчыгышка таба күчә. Температура: 22-27 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International