Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 19 июле, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 157 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 45 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5218 кеше килгән, 5389 пассажир киткән.

19 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр. Җил көнбатыштан, урыны белән секундына 13 метрга кадәр. Температура: 25-30 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International