Татарстанда юл төзүчеләр юлларны имин һәм сыйфатлы итү өчен аяз һава торышынның һәр минутыннан файдаланалар. Республиканың әйдәп баручы подрядчы оешмаларының берсе – «Татавтодор» АҖ Югары Ослан муниципаль районында Олан-Каратун-Карагуҗа автомобиль юлының 0,1 км дан 1,64 км га кадәр участогын ремонтлый. Һәр яктан 1,5 м юл кырыйлары ныгытылачак һәм 6 юл билгесе урнаштырылачак.