Татарстанда илкүләм проект кысаларында 2,6 км озынлыктагы төбәк әһәмиятендәге Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлы участогы ремонтланды

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Татарстанның Аксубай муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында төбәк әһәмиятендәге Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлының 35,83 км дан 38,43 км га кадәр участогы төзекләндерелгән.

Ремонт барышында 18 200 кв.м мәйданда ЩМА-10 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән. Биредә шулай ук һәр яктан 2әр метр юл кырыйлары ныгытылган һәм юл тамгасы төшерелгән.

Юл республиканың 3 районын – Аксубай, Чистай һәм Нурлат районнарын тоташтыра.

Эшләрнең проектчысы - «Спецдорпроект» ҖЧҖ, генераль подрядчы - «Татавтодор» АҖ.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда гомуми озынлыгы 108,3 км булган 77 төбәк юллары ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International