Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 159 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 18 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 102 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6940 кеше килгән, 6631 пассажир киткән.

17 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан урыны белән көчәйгәндә секундына 12 метр, яшен вакытында 18 метрга кадәр. Температура: 21-26 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International