Түбән Камада Соболековская магистраль урамын ремонтлау тәмамлана

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районында Татарстанның әйдәп баручы юл оешмаларының берсе – «Татавтодор» АҖ Соболековская автомобиль юлын ремонтлауның соңгы этабына кереште. Биредә искесен салдырып, ЩМА-20 югары сыйфатлы асфальт-бетоныннан яңа катлам җәелгән, юл кырыйлары ныгытылган, 2000 метрдан артык барьер коймалар урнаштырылган. Юл тамгасы төшереп, 171 юл билгесе урнаштырасы калган.

Соболековская магистраль урамы гомумшәһәр әһәмиятенә ия һәм Түбән Каманы сәнәгать зонасы белән бәйли. Ремонттан соң машиналар йөрү өлеше 5 хәрәкәт полосасына кадәр киңәйтелгән һәм 19 метр тәшкил итә, шулай ук биредә өч метрлы бүлгеч полоса да җиһазландырылган. 5,36 км озынлыктагы урамны ремонтлау 2018 елда башланган. Аны 15 августка файдалануга тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International