Татарстанда илкүләм проект кысаларында төбәк әһәмиятендәге «М7 Волга - Соколка» автомобиль юлы участогы төзекләндерелде

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстанның Мамадыш муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында «М7 Волга - Соколка» төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлының участогы төзекләндерелде.

Ремонтланган участокның озынлыгы 1 050 м тәшкил итә. Ул 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы белән 7 метр киңлектә проектланган.

Гомуми мәйданы 7 350 кв. м булган юлны ремонтлау барышында ЩМА-10 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән. Биредә 6 сигнал баганасы урнаштырылган, һәр яктан 1,5 м киңлектә юл кырыйлары ныгытылган, юл тамгалары төшерелгән.

Эшләрне проектлаучы - «АгроТрансПроект институты» ҖЧҖ, генераль подрядчы - «Татавтодор» АҖ.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда гомуми озынлыгы 108,3 км булган 77 төбәк юллары ремонтланачак. Димәк, норматив таләпләргә туры килә торган төбәк әһәмиятендәге юлларның өлеше 46,3% тан 50% ка кадәр артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International