Казан-Будапешт даими рейсы ачыла

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Бүген Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгында истәлекле вакыйгага – Казан-Будапешт турыдан-туры регуляр рейсы ачылуга багышланган матбугат конференциясе узды.

Яңа авиаочыш 30 октябрьдә башлана. Рейсларны Wizz Air авиакомпаниясе чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 180 урынлы Airbus А320 самолетларында башкарачак. Wizz Air компаниясенең маркетинг һәм коммуникацияләр буенча директоры Тамара Валуа билгеләп үткәнчә, бу Татарстанда авиакомпаниянең дебюты. Маршрут Казанны Европа берлеге белән тоташтыручы беренче лоукост-юнәлеш һәм 2020 елда Будапешттан 6,5 миллионнан артык пассажир урыны бирә торган 67 маршрут тәкъдим итә. Һәм авиакомпания маршрут челтәрен алга таба үстерү, яңа эш урыннары булдыру белән шөгыльләнә, дип өстәде.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров яңа юнәлешләр ачу буенча 6 елга якын эш алып барылуын искәртте. Һәм менә, ниһаять, күпьеллык эш истәлекле нәтиҗә белән тәмамланды. Ул ассызыклаганча, яңа маршрут бизнес һәм туризм үсеше өчен яңа этәргеч бирәчәк. Өстәвенә, Татарстан гына түгел, Идел буе федераль округы да.

«Казан» халыкара аэропортының стратегик үсеше буенча директоры Вероника Акташева сүзләренә караганда, авиаочышка ихтыяҗ зур булачак һәм ул республика халкына Венгриягә дә, Европаның башка илләренә дә җәлеп итә торган тарифлар буенча сәяхәт итәргә бик күп мөмкинлекләр ачачак.

Wizz Air түбән тариф сәясәте хисабына ихтыяҗны стимуллаштыруга омтыла. Казан-Будапешт маршрутында очу бәясе, барлык салымнарны да кертеп, бер якка 29,99 евродан башлана, билетларның чиреге шундый бәядән сатылачак. Рейсларга билетлар инде сатуга чыкты һәм бары тик авиакомпания сайтында wizzair.com. сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International