«Казан-2» автовокзалыннан Тәтешкә даими рейслар ачылды

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Казан-2 автовокзалыннан Тәтешкә 575 нче маршрут буенча көндәлек рейслар ачылуын хәбәр итә.

Муниципальара маршрутлар буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру турында таныклыклар алу хокукына ачык конкурс нигезендә 575 нче номерлы «Тәтеш - Казан - Тәтеш» даими рәвештә пассажирлар йөртү маршруты буенча таныклык 2019 елның 20 маеннан башлап ИП А. К. Хөснетдиновка бирелгән.

Юл вакыты 2 сәгать 15 минут тәшкил итә. Юл бәясе - 300 сум.  Ташучы гражданнарның аерым категорияләре өчен ташламалар билгеләгән: 3 яшькә кадәр балаларга – бушлай, 3 яшьтән 11 яшькә кадәр – 150 сум, студентларга, пенсионерларга һәм 12 яшьтән 18 яшькәчә балаларга – 210 сум.

Тулырак мәгълүматны автовокзалның белешмә хезмәтенең телефоны 8 919 621 73 12 буенча белергә була. Исегезгә төшерәбез, Казан-2 автовокзалы Воровский урамы, 33 нче йорт, «Төньяк вокзал» метросы адресы буенча урнашкан.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы пассажирларга үз иминлеге өчен рәсми транспорт йөртүчеләр хезмәтеннән файдаланырга тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International