Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 148 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 16 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 22 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5773 кеше килгән, 7891 пассажир киткән.

26 нчы июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, яңгыр, урыны белән яшен, җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр. Температура: 17-22 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International