Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 151 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 121 рейс башкарылган, шул исәптә 25 чартер, 36 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5954 кеше килгән, 7406 пассажир киткән.

Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 2 см га арткан һәм 52,52 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,28 м, 9 см га арткан.

17 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр. Температура: 20-25 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International