Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 148 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 54 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 121 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4485 кеше килгән, 5237 пассажир киткән.

Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 1 см га арткан һәм 52,37 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,25 м, 1 см га кимегән.

12 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр. Аерым районнарда яшен. Җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр. Температура: 21-26 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International