Казан Сабантуеның төп мәйданы - Каенлыкка «Содружество» АҖнең шәһәр яны поездларында барып җитәргә мөмкин

11 июнь 2019 ел., сишәмбе

23 июньдә Казанда милли бәйрәм Сабан туе узачак. Төп мәйданчыкка – каенлыкка «Содружество» АҖ шәһәр яны поездларында барып җитәргә мөмкин. Казан-1 станциясеннән Каенлык станциясенә кадәр поездлар 00.05, 07.40, 09.40, 12.25, 14.45, 18.05, 19.23, 21.05 китә. Кире юнәлештә 06.51, 09.05, 11.45, 14.10, 17.31, 19.09, 20.31, 22.16.

Юл вакыты 10 минут тәшкил итәчәк, юл бәясе – 22 сум.

 Әлеге маршрутта уналты электропоезд йөри. Алар Казан, Вахитов, Каенлык, Комбинат, Юбилей, Столбище, Аэропорт станцияләрендә тукталышлар ясыйлар.

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча, «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования