Татарстанда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 113 юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарын бетерү планлаштырыла

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарын ачыклау һәм аларны бетерү буенча чаралар оештыру буенча уртак эш алып бара. Бу «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының төп максатларының берсе.

2017 елда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрен анализлау нәтиҗәләре буенча 128 юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннары ачыкланган,

2018 ел нәтиҗәләре буенча - 113 урын. Бу елына өч һәм аннан да күбрәк юл-транспорт һәлакәте булган участоклар. Шуңа бәйле рәвештә, мондый урыннарда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чаралар раслана. Быел мондый чараларны 58 потенциаль куркыныч участокта (ягъни ике юл-транспорт һәлакәте булган җирдә) үткәрү турында карар кабул ителде. Шулай ук тагын 64 участокта авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләре булган.

Каршы як полосага чыгу сәбәпле килеп чыккак юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен, шулай ук җәяүлеләрнең юлның транспорт йөри торган өлешенә чыгуларын чикләү өчен республиканың 11 районындагы төбәк әһәмиятендәге автоюлларында 10,3 км металл барьер коймалар урнаштыру планлаштырыла.

Моннан тыш, икенче дәрәҗәдәге автомобиль юллары белән тоташкан урыннарда, шулай ук торак пунктларның мәгариф оешмалары янындагы урамнарында ясалма тигезсезлекләр урнаштыру буенча адреслы программа эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International