Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 26 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5154 кеше килгән, 5193 пассажир киткән.

Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 14 см га кимегән һәм 52,03 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,07 м, 24 см га кимегән.

5 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.  Көндез урыны белән яңгыр. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: 21-26 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International