Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 31 мае, җомга

Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 13 см га арткан һәм 51,88 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,24 м, 1 см га кимегән.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 154 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 20 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4620 кеше килгән, 4947 пассажир киткән.

31 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр. Температура: 27-32 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International