«РТЮ» ААҖ һәм Иннополис хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

24 май 2019 ел., җомга

«Россия тимер юллары» ААҖ һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы территориясендә инновацион эшчәнлекне үстерү һәм югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

Компанияләр хезмәттәшлегенең төп юнәлеше – «РТЮ» ААҖ ихтыяҗларына туры килә торган инновацион чишелешләрне гамәлгә кертү өчен уртак тематик проектларны үтәү. Моннан тыш, төбәкләрнең сәнәгать предприятиеләренең фәнни-тикшеренү институты һәм югары уку йортлары белән конструктив хезмәттәшлеген билгеләүгә, шулай ук мөмкин булган технологик чишелешләрне сайлауга, инновацион технологик карарларны уйлап табучыларны эзләүгә аерым игътибар бирү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования