Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлекләр белән чагыштырганда, 5 см га арткан һәм 50,37 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,28 м, 7 см га арткан.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 138 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 19 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5441 кеше килгән, 5486 пассажир киткән.

21 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, Температура: төнлә 0-5, урыны белән кырау вакытында -1 градуска кадәр, көндез 12-17 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International