Бүген «Казан» халыкара аэропортында «Һава транспортында сервис» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Илкүләм чемпионаты финалын ачу тантанасы узды.
«Һава транспортында сервис» компетенциясендә 9 команда катнаша: «Казан» халыкара аэропорты (2 команда), Мәскәү («Царицыно» көллияте), Мәскәү өлкәсе («Московия» көллияте), Самара («Самара авиация техникумы»), Санкт-Петербург, Уфа, Ростов-на-Дону һәм Чиләбе шәһәрләре аэропортлары. Барлыгы 45 катнашучы һәм 18 эксперт.
Һәр командада - 25 яшькә кадәрге 5 кеше (3 авиация куркынычсызлыгы инспекторы һәм 2 теркәү агенты) һәм 2 эксперт.
Әлеге компетенция буенча ярышлар 20-23 майда «Казан» аэропорты базасында узачак.
Ачылу тантанасында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров һәр катнашучыга белемнәрен һәм күнекмәләрен максималь рәвештә мобильләштерүләрен теләде.