20 майдан 24 майга кадәр көн саен 08.00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Аэропорт-Столбище автомобиль юлы йөк транспорты хәрәкәте өчен ябык булачак. Чикләү «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Милли чемпионаты финалын үткәрү кысаларында кертелде.
Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.