«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 2019 елда Казанда Пожарная урамы ремонтланачак.
Урам Идел буе районында урнашкан, гомуми мәйданы 892 м тәшкил итә. Ул Борисково, Горийск, 2 нче Алабуга, Запорожская, Яр буе һәм Чәчәкле урамнары белән кисешә.
4391 кв.м булган гомуми мәйданда ремонт барышында вак-төякле асфальтобетоннан яңа катлам җәеләчәк, юл билгеләре куелачак. Шулай ук юл кырыйларын вак таш белән ныгыту, ясалма юл тигезсезлекләрен урнаштыру һәм кое люкларын алыштыру планлаштырылган.