Азнакай муниципаль районында 13 майдан 15 июльгә кадәр Азнакай-Дүсем автомобиль юлының 0 чакрымыннан 5 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Бу чорда биредә автомобиль юлын төзекләндерү планлаштырылган.
Автомобиль йөртүчеләргә урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге "Азнакай шәһәрен әйләнеп чыгу" юлы тәкъдим ителә. Кирәкле юл билгеләре урнаштырылган әйләнеч хәрәкәтне оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән.